erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районының беренче баласы Казанда туган! Малай!

Кәче авылыннан Фәнисә белән Ринат Галәвиевларның икенче балалары уллары туган!

Кәче авылыннан Фәнисә Галәвиева белән гел очрашып торабыз. Беренче тапкыр моннан бер ел элек Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар йорты янгач очраштык. Ул аларга акчалата, матди  ярдәм оештыруда булышты. Вәлиәхмәтовлар күмәк көч белән Кәче авылында яңа йорт салып чыктылар. Һәм тагын Фәнисә белән җәен очраштык. Арчаның Казансу паркындагы күлдә бер хатын-кыз суга бата язды. Без дә шунда су коена идек. Ә Фәнисә шул вакыт кызы, ире белән күл кырыена килеп туктадылар гына. Бу хәлне күреп, ире Ринат шунда ук коткарырга суга сикерде. Ә Фәнисә тиз генә  телефоннан ашыгыч ярдәм чакырды. Ярдәмчел кешеләр... Һәм менә Фәнисә безнең белән сөенече белән уртаклашты. Малае туган!  Бәхете белән тусын! Казанның "Красный крест" балалар тудыру йортында. Соңрак бала белән фотоларын урнаштырырбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре