erid:2VtzquqpS7d
Төбәк Чокырча авылыннан көн дә 5км йөреп, эвакогоспитальдә эшләгән
Арча яңалыклары

Төбәк Чокырча авылыннан көн дә 5км йөреп, эвакогоспитальдә эшләгән

Дулкынландыргыч хатирәләр...

Арчаның эвакогоспиталендә шәфкать туташы булып эшләгән Төбәк Чокырча авылыннан Антонина Ивановна Дементьева кызы Лидия Михайловна Федулова әнисе турында сөйләде. "Көн дә яңгыр дими, буран дими, 5 км йөреп, бер көн дә калмыйча Арча хастаханәсендә эшләде әни", - дип сөйләде ул.


Арча үзәк китапханәсендә "День за днем. История эвакогоспиталя 3655" китабын тәкьдир итү кичәсендә. Искә төшерәбез:

Бөек Ватан сугышы чорында сугыш яралыларын дәвалаучы эвакогоспиталь эшләгән. 1943 елда немец тоткыннарын да китерәләр. Ә медицина хезмәткәрләренә үз бурычларын үтәргә кирәк.


Тыл ветераны Антонина Ивановна 1929 елның 17 маенда туган. Алар гаиләдә ике кыз үсә. Мәктәптә 4кә, 5 кә генә укый. Җырларга, биергә, тегәргә ярата. Актив бала була. Мәктәптә немец теле өйрәнәләр.

Каникул вакытында колхозда эшлиләр. 7 классны тәмамлагач, Арча медицина мәктәбенә укырга керә. Сугыш башланганда аңа 13 яшь кенә була.

Сугышның беренче көненнән үк әтисен сугышка алалар. Практиканы эвакогоспитальдә үтә. Ул бүгенге 3нче мәктәп урынында була. Сугыш беткәч, эвакогоспитальдән соң район хастаханәсендә эшли. Бер кыз, бер ул үстерәләр. Улы мәрхүм инде. Кызы Лидия Михайловна медицина фәннәре кандидаты.


Тыл ветераны Антонина Ивановна мәрхүм инде. Урыны җәннәттә булсын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев