Кыска вакыт эчендә пассажирлар арасында популярлык яулаган тиз йөрешле елга транспорты маршруты навигация сезонының иң уңышлы юнәлешләренең берсенә әверелде. Казан белән Яр Чаллыны тоташтыручы «Метеор» маршруты буенча 9 меңнән артык кеше сәяхәт иткән.
Татарстанда елга навигациясе йомгаклары буенча әлеге юнәлешнең уртача тулылыгы 89 процент тәшкил иткән. «ТР флоты» мәгълүматлары буенча, Казан – Яр Чаллы – Казан маршруты компаниянең пассажирлар агымы буенча алдынгы юнәлеше булган, аны 1764 кеше файдаланган.
.jpeg)
Киләсе навигация чорында маршрутны саклап калу һәм аны үстерү планлаштырыла. Аерым алганда, арадагы тукталышлар санын арттыру мөмкинлеге карала. Шулай ук киләчәктә тиз йөрешле судно маршрутын Менделеевскка кадәр озайту турында сөйләшүләр алып барыла.
«ТР флоты» 2027 елгы навигациягә флотны тулыландыруны да күздә тота. Ике яңа «Парма» тибындагы һава мендәрле судно һәм яңартылган «Восход-74» тиз йөрешле корабы белән «Московский-14» теплоходын файдалануга кертү планлаштырыла. Яңа һәм торгызылган суднолар техник мөмкинлекләренә карап төрле юнәлешләрдә эшләячәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев