Арча тренерлары бүләкләнде
Котлыйбыз!
Татарстан Республикасының спорт министрлыгында “Татарстан Республикасының спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2025” смотр-конкурсы җиңүчеләрен котладылар.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТРның сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Раушан Зарипов котлады.
Арча спорт мәктәбе җитәкчесе, көрәш тренер Марат Сәләховк - “Массовость” номинациясендә 1нче урын.
Баскетболчылар әзерләүче Илсур Фәсхетдинов - “Спортның команда белән уйнау төре буенча яшь тренер” номинациясендә 1нче урын.
Көрәш тренеры Илүс Әскәров “Осталык” номинациясендә 3нче урын.
Футбол тренеры Ирек Мифтахов – “Спортның команда белән уйнау төрләре буенча осталык һәм камиллек” номинациясендә 3нче урын.
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев