erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада җәяүлене бәрдергәннәр

Караңгы вакытта юлда сак булсыннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде.

27 октябрьдә Арчада җәяүлене бәрдерәләр һәм ул юл һәлакәте булган урында үлә.

Һәлакәт кичке 10 тулып 18 минутта Казан-Малмыж юлының 60нчы километрында (60 км+200м), ягъни алма бакчасы турысында була.

“Казаннан Арчага кайтучы “Renault Sandero” машинасын йөртүче (1985 елгы кеше)  66 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте караңгы вакытта юлның яктыртылмаган участогында теркәлә. Әмма җәяүледә яктылык кайтаручы элемент була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле һәлакәт булган урында ук үлә. Транспорт чарасына да зыян килә. Кемнең гаепле булуы тикшерү үткәргәннән соң ачыкланачак”,  – дип аңлатма бирә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.  

Әмма биредә аңлашылып бетмәгән һәм сәер урыннар да бар. Нигә дигәндә, әлеге кеше шул ук көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашкан була инде. Арчадан Теләчегә кайтучы юлда. Кичке 7нче яртыда юл-патруль хезмәте инспекторлары юлның яктыртылмаган участогында юл кырыеннан баручы бер җәяүлене күреп туктыйлар. Киеменә яктылык кайтаручы элемент тагалар һәм машиналарына утыртып, Теләче районы чигенә кадәр илтеп куялар. Юлның яктыртылган урынында әлеге кеше үзе төшеп кала. Полиция хезмәткәрләре кайтып китәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәм шул ук кешене кичен алма бакчасы турысында машина бәрдереп үтерә. Ничек яңадан анда килеп чыккан ул? Адашканмы әллә икенче машинага утырып кире киткәнме? Сәер. Күрәсең, үлеме биредә булган.   

– Хәзер иртә караңгылана торган вакыт. Көннәр дә болытлы. Яктыртылмаган урында түгел, яктыртылганында да юл кырыеннан баручыны шәйләү кыен. Күз алдана. Шуңа шәһәрдән читтә автомобиль юлы кырыеннан барырга туры килгәндә, кешедә яктылык кайтаручы элемент булырга тиеш. Ул җәяүлене ерактан ук күреп алып, юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Ришат Хуҗин.

– Җәяүлеләр катнашындагы күп кенә юл-транспорт һәлакәтләре караңгы вакытта һәм яктыртылмаган урыннарда була. Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында Арчада акция үткәрдек, – диде  ЮХИДИ идарәсенең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт-бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Бу көнне юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар да өләштек. Караңгы вакытта юлда сак булсыннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре