erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада җәйге «Күрше» фестиваленең тәүге чарасы узды

Арча районында «Күрше» фестиваленең җәйге сезонына старт бирелде

Казан Су паркы мәйданында узган беренче чара «Әбиемдә кунакта» иҗади проекты белән башланып китте.

Проектны Арча район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ләйлә һәм Инсаф Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе тормышка ашыра. Аның төп максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, кул эшләре традицияләрен һәм милли мирасын яшь буынга җиткерү.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова ачты.

«Әлеге проектны тормышка ашыручы районыбыз мәдәният идарәсенә рәхмәтемне җиткерәм. Мондый проектлар безгә кирәк. Биредә без буыннан-буынга халкыбызның традициясен дәвам итеп, үткәнебезнең матур мизгелләрен яңартабыз», – диде ул.

Чарада катнашучылар элек-электән килгән һөнәрләр һәм көнкүреш шөгыльләре белән танышты. Бәйрәмгә килүчеләр мунчага себерке бәйләргә, мунчала ясарга, май канаты әзерләргә, кулъяулык чигәргә, чыбыркы үрергә өйрәнде. Шулай ук милли уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты.

«Әбиемдә кунакта» проекты авылдагы җәйге каникулларның җылы мохитен яңартты, әби-бабай нигезендәге истәлекләрне барлады һәм төрле буын вәкилләрен бер мәйданга җыйды.

«Күрше» фестивале кысаларындагы «Әбиемдә кунакта» проектының чираттагы очрашуы 30 июльдә Арчаның Баки Урманче урамында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев