erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада гомер итүче Гөлшат һәм Кәшиф Лотфуллиннар алтын туйларын билгеләп үтте

Районыбызда күпләргә үрнәк булып, матур гаилә сыйфатларын үзләренә җыйган парлар аз түгел. Олыгайган көннәренә кадәр тигез гомер итүче гаиләләр сокланып һәм горурланып сөйләрлек мәхәббәт тарихы үрнәге булып торалар. Газетабыз битләрендә озак еллар бергә гомер итүче парлар, үрнәк гаиләләр белән һәрдаим таныштырып торабыз. Бу язма исә Арчада яшәүче Лотфулиннар гаиләсенә багышлана. Алар күптән түгел гаиләләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. 25 сентябрь көнне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм “Көнбатыш” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Руслан Гыйниятуллин юбилярларны котлап, район башлыгы һәм ЗАГС бүлеге исеменнән аларга бүләкләр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алтын туй: 50 ел бергә
Гөлшат һәм Кәшиф Лотфуллиннар – районыбызда матур гомер кичергән парларның тагын берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үткән. Үткәннәре үрнәк алырлык, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

Кәшиф Лотфуллин Үгез-Елга авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә ике кыз, ике малай булалар. Шушмабаш мәктәбен тәмамлаганнан соң, армия сафларына китә, ике ел ярым хезмәт итеп кайта. Аннан соң Лаешта техникумда укый. “Мин табиб булырга хыялландым. Тик без дүрт бала булгач, әти-әнинең барыбызга да югары белем бирерлек мөмкинлекләре булмады. Шулай итеп мин техникумда белем алдым”, – диде Кәшиф әфәнде.

Иң элек “Сельхозхимия” оешмасында эшли, тәҗрибә туплаганнан соң, Мөндеш колхозына җитәкче итеп билгеләнә. Югары күрсәткечләргә, мактаулы исемнәргә лаек булып намуслы хезмәт юлын үтә ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлшат ханым – Арча кызы. Гомере буе Арча үзәк хастаханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Күпләрне дәвалаган, киңәшләрен биргән һәм алардан бүген дә рәхмәт сүзләрен ишетә. Үзе турында күп сөйләргә яратмый ул, бик тыйнак, мөлаем ханым.   

Кәшиф әфәнде егет чакта Гөлшат ханымнардан ерак түгел генә урнашкан бер фатирга кереп яши. Кызны күреп ала, таныша, шулай вакытларын бергә уздыра башлыйлар: киноларга баралар, кыш көне чаңгы шуалар. Кәшиф әфәнде кыз сорарга барган вакытларын елмаеп искә ала.

“Авылда урып-җыю вакытлары иде. Әти-әни эштә. Мин үзем генә кереп Гөлшатның кулын сорарга булдым. Әби белән бабай әзерләнгәннәр, мине каршы алдылар. Җайлап кына, Гөлшат белән бер уйга килеп, гаилә корырга теләгебез булу турында әйттем. Бабай минем бик тыныч, әби үземә охшаган, кызу канлы иде. “Синең әти-әниең бардыр бит, ник килмәделәр?” – дип сорады. Мин дә аптырап калмадым. Гөлшат белән мин торасы бит, әниләр түгел, уборка вакыты, килә алмадылар, дидем. Тик берничә көннән соң шулай да әти белән әни үзләре бардылар. Бик матур итеп туй иттек”, – дип сөйләде ул.

Бүген инде берсеннән-берсе булган ике уллары, киленнәре, оныклары бар. Бер уллары район казначылык департаментында эшли. Икенче уллары гаиләсе белән Мәскәүдә яши, юрист хезмәтен башкара. Дус, тату, бердәм булып, балалар, оныклар, кода-кодагыйлар белән һәрдаим аралашып, киңәшләшеп гомер итә Лотфуллиннар. 
Гөлшат ханым белән Кәшиф әфәнденең бер-берсенә булган хөрмәте, мәхәббәте әллә каян күренеп тора. “Күп сөйләргә ярата инде ул, ләкин бик таләпчән, гадел кеше”, – дип мактап куйды тормыш иптәшен Гөлшат ханым. “Әйе, сөйләшергә яратам мин. Сөйләрлегем бар бит. Миңа әле бер картаймыйсың син, дип тә әйтәләр. Ничек картайыйм: тәртип бозып йөрмәдем, күңелем тыныч, янымда яраткан кешем бар”, – дип төпле сүзләрен әйтте гаилә башлыгы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев