erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Арчалар Саратов шәһәреннән Гран-при яулап кайтты

Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды.

Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.

Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Катнашучы балалар үзләренен осталыклары белән тамашачынын күнелен яулап алдылар.

Фестивальдә Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее укучылары катнашты. Нәфис сүз белән чыгыш ясап, 1нче сыйныф укучысы Илвина Мәхмүтова лауреат исемен яулады ( җитәкчесе – Алсу Абзалова). 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кукмара һәм Арча районы коллективлары фестивальнең Гран-при ияләре булдылар. Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее укучылары Илвина Мәхмүтова, Иделия Ильясова, Лиана Маликова, Элина Маликованың күмәк чыгышлары (җитәкчеләре – Фәния Маликова) иң яхшыларның берсе дип танылды. 

Шулай ук Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе һәм Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее (директор – Максим Ильясов) делегациясе катнашты. Татарстан мәктәпләре һәм Саратов гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Чыганак: https://tatar-congress.org/yanalyklar/saratov-sheherende-idel-yoldyzlary-tatar-balalary-festivale-uzdy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев