erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада агросәнәгать паркы ачыла

​​​​​​​Наласа халкы түземсезлек белән көткән балалар бакчасы да өлгереп килә икән инде. “Арча КСМ”ы осталары эчке эшләр белән мәшгуль. Юллары менә дигән, урамнарыннан чүәк белән үтәрлек. Социаль объектлар  төзекләндерелгән яки яңасы төзелгән, чишмә, зиратлар каралган.

 

Халык белән очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, төрле оешмалар, хезмәтләр җитәкчеләренең катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова үзенең эчтәлекле хисап чыгышында шактый саннар китерде. Укучыны ялыктырмыйча гына кайберләрен әйтеп үтәм. Җирлеккә кергән Наласа һәм Урта Бирәзә авылларында 308 хуҗалыкта 909 кеше яши. Узган ел 16 бала туган (2018 елда – 15), 11 кеше үлгән (2018 елда – 12).

– 2013–2018 еллар арасында төрле программалардан файдаланып 15 гаилә йорт салып чыкты, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә, авылда калырга теләүчеләргә киләчәктә дә ярдәм булачак.

Үз көчләре белән йорт җиткерүчеләр дә күп.

Бу җирлектә эшчәнлек алып баручы “Игенче” ширкәтенең булуы күп мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халык кулланган су, мәчетләр яккан газ өчен ширкәт түли. Урамнарны кардан чистартуда да проблема булганы юк. Җитәкче урынбасары Марат Вахитов умартачылар өчен дә уңай хәбәр әйтте: рапс мәйданнарын киметеп җитен, көнбагыш кебек корткычларга бирешми торган культуралар чәчмәкчеләр. Басуларга агу кимрәк сибелә дигән сүз.

Авыл җирлеге башлыгы башкарасы эшләрне, булган проблемаларны да санап үтте ул. Шулар арасында халыкны иң борчыганы – почта бүлекчәсе өчен бина булмау. Шунлыктан бүлекчә эшләүдән туктап калган.

Почта эшчәнлегенә кагылышлы сораулар, моң-зарлар редакциягә дә еш килә. Почтальоннарны хәзер товар сатучы да иттеләр, әле ул товарларның бәясе дә кибеттәгедән күпкә кыйммәт. Кайбер авыллар бөтенләй почтальонсыз калды. Без бу турыдагы моң-зарларны ТР Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы  депутатларына да җиткердек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге проблеманың район җитәкчелеген дә борчуын әйтте. Аны республикада гына да хәл итеп булмый, бу Россия күләмендәге проблема. Әмма ул уңай хәл ителер, дип ышанырга кирәк.

Илшат Габделфәртович район кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Хәзерге вакытта районда 160 вакантлы эш урыны бар. Арчада агросәнәгать паркы ачылырга тора. Яңа төзелешләр буенча 6 проект карала. Якындагы елларда 500ләп яңа эш урыны булдырылачак, дип фаразлана.

Бүген иң ышанычлысы – үз эшеңне булдыру. Дәүләт бу юнәлештә бик кызыклы программалар тәкъдим итә, алардан файдаланырга кирәк.   Ильяс Фәттахов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X