Арчада буада су коенганда 49 яшьлек ир-ат батып үлгән
Сак булыгыз!
Арча районындагы буага су коенырга киткән 49 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.
Суда баткан ир-атны шаһитлар күреп алган. Алар мәетне судан чыгарган.
Ир-ат су коену өчен җиһазланмаган урында булган. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/arcada-buada-su-koenganda-49-yaslek-ir-at-batyp-ulgan-5857836
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев