erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Автовокзалда автобус шоферы үлгән

Рейска чыгар алдыннан ул сәламәтлегенә зарланмаган һәм үзен яхшы хис иткән.

Чаллы автовокзалында планлаштырылган тукталыш вакытында Уфа – Түбән Новгород маршруты буенча хәрәкәт итүче транзит автобусы шоферы үлгән. Фаҗига булган урынга «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре юл тоткан.

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, әлегә автобус йөртүченең ни сәбәпле үлүе ачыкланмаган.

Бары тик автобусның 29 гыйнварда көндез Уфаның Южный автовокзалыннан Түбән Новгородка юл тотуы гына билгеле. Автобуска ике шофер, шул исәптән 42 яшьлек Геннадий Яикбаев хезмәт күрсәткән. Ул 17.30 сәгатьтә рульдә Чаллы автовокзалына килеп туктаган һәм биредә кинәт хәле начарайган. Автовокзал хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар аның үлүен раслаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелеге әйтүенчә, Геннадий Яикбаев рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узган, сәламәтлегенә зарланмаган, үзен яхшы хис иткән.

«Пассажирларны икенче автобус белән озаттылар. Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә», - дип белдерде предприятие вәкиле.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X