erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бакчы аучыга, кош аулаучыга...

Әлеге язманың башы – мәшһүр Г.Тукай шигыреннән: Бакчы аучыга, Кош аулаучыга: Шактый читен эш – Арый, талчыга. Йөгрә дә чаба Кич-иртә бердәй; Маңлайдан ага Тирләр яңгырдай.

Әнә шулай матур юмор белән тасвирлый ул аучы хәлләрен.

...Без дә маңгайдан тирләр агызып теге куян эзеннән атлыйбыз. Монда бит тагын бер аучы – карчыга барлыкка килде. Алар арасындагы көрәш ничек тәмамланыр – безне күбрәк шул кызыксындыра.

Басу үреннән түбәнгә таба төшәбез. Сукаланган басудан атлавы җиңел түгел. Күз күреме җирдә җан ияләре күренми. Ерактарак агач-куаклар белән әйләндерелгән тирән елга. Эзләр шул якка илтә. Бу аңлашыла да, чөнки ачык басуда куянның хәле мөшкел, сыртка ятып күпме тибенергә була? Андый урыннарда куян мамыгы, карчыга йоны төшкәләп калган. Димәк, көрәш аяусыз.

Елгага килеп җиттек, агачта сакта утырган карчыга безне күргәч күтәрелеп китте. Ә куяныбыз кайда? Әкрен генә эзләр буйлап атлыйм. Ә алар юл астына салынган торбага кереп китә! Икенче яктан чыккан эзләр күренми. Илдар абый янына килеп пышылдап кына планны аңлатам: “Син торбаның теге башын капла, мин бу башын ябам да, куянны тотам!“ – дим. Әмма моны бер үк вакытта эшләргә кирәклеген искәрттем.

Шулай эшләдек тә. Шунысы гаҗәпләндерде – шундый  зур куян, торба уртасында утыра, ник бер кыймылдап карасын! Ул тегендә-монда чабарга, бәргәләнергә тиеш бит инде. Юк, кымшанмый да! Аның үз-үзен тотышы минем “тузанны“ басты – ничек эләктерергә моны? Мөгаен, торба эченә керми булмастыр, ә моның өчен җилкәдәге мылтыкны салырга кирәк. Мылтыкны салдыра башлауга нәрсәдер минем күкрәккә килеп бәрелде, мин тигезлекне югалтып елгага мәтәлдем. Кар эченнән күтәрелеп караганда куяныбыз уктай атылып яр өстенә менде һәм  юкка чыкты.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Г.Тукайның аучысы эшләпәсен атып алып кайтса, без гомергә онытылмаслык хатирәгә баеп кайттык. Очрашкан саен шул хәлне сөйләп рәхәтләнеп көлешә идек.

Мәзәк хәлләр  күп инде алар. Сурнар заказнигында егерь булып эшләгән Гыйлемхан абый Гөберчәктән Казанка авылына җәяүләп барырга чыга. Мылтыгын алмый, билбавына кечкенә балтасын гына кыстыра. Урман кырыеннан барганда күзләре бер агач төбенә төшә – ә анда төлке койрыгы ята! Якын килә бу, койрыкны кулына алмакчы була, тик койрык ычкынмый, бактың исә, аның хуҗасы да шунда икән. Агач төбендәге куышка кергән дә бу, шуннан чыга алмаган. Аучыдан башка аны кем коткарыр иде.

Мондый хикмәтләрне ауга йөрмәсәң тагын кайда күрер идең? Наласаларга да шундый кызыклы китап әзерләүләрен телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев