erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер мизгел, бары тик бер мизгел

Мобилизацияләнгән өч балалы ирләрне өйләренә кайтара башладылар.

Безнең Арча районыннан да алты ир гаиләләре белән очрашты инде. Шуларның берсе Нефтебазада яшәүче 41 яшьлек 11, 7 яшьлек һәм 8 айлык өч бала атасы Марат Бурханов.

Чәршәмбе көнне без аның белән өендә очраштык. Елмаеп каршы алды. “Әле дә ышанып бетә алмыйм. Бары бер мизгел барын да хәл итте бит”, – диде ул.

Марат Каенсар авылыннан. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыганнан соң Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайткан. Аннан авылда механик, Яңасала авыл Советы рәисе булган. “Яшь вакытта эзләнәсең бит. Акчасы да кирәк. Китәргә туры килде. Төрле урыннарда эшләдем. Хәзер 10 ел инде Казанда “Нәфис”тә”, – ди Марат.

2010 елда Арча кызы Ләйсән белән гаилә кора. Башта фатирга кереп торалар, аннан Нефтебазадан фатир сатып алалар. Өч балалары туа. Олы кызлары Зәмирә – 5нче, Әмирләре 2нче сыйныфта укый. Нәни Ихсаннары да күзгә күренеп үсеп килә. Елмаеп кына тора, сагынган, күрәсең, әтисенең алдыннан төшми. Хәер, кем күбрәк сагынгандыр әле, Маратмы, Ихсанмы. Әтисе әнә идәнгә аягын да тидертми, кулыннан төшерми кечкенәсен.

– 40 яшьтән узган өч балалы иргә повестка килер, дип уйламадым да. 25 сентябрьдә эшләдем әле. Өйдә юк идем. Өч тапкыр килдек, диделәр, аннан ватсабтан гына җибәрделәр. Ләйсән белән әйберләрне җыйдык. 26сы көнне киттем. Гаиләм белән саубуллашу күңелне тетрәндерде. Әмир бигрәк тә авыр озатты. Армиягә икәнне белде, әмма кая икәнне юк. “Озак тормыйсыңмы”, – дип сорады. “Юк, улым, тиз кайтам”, – дидем тамак төбендәге төерләрне йотып, күзгә килгән яшьләрне тыеп калып, – дип искә алды ул көнне Марат.

Ай буе “Казан Экспо”да тора ул. Андагы тормыштан зарланмый.”Ашау-эчү җитәрлек, кулерлар куелган, кайнар, салкын су бар, полк командиры душ кабиналары белән тәэмин итте. Чиратлап керә идек. Зур телевизорлар куйдылар. Армиядә булган кеше чагыштырып карый ала. Мин хезмәт иткәндә мондый шартлар булса калган да булыр идем әле”, – диде.

Башта өч бала атасы буларак кайтарып җибәрерләр дип өметләнә ул. Бер атнадан соң өмете өзелә. Моннан чыгармыйлар икән, дигән карарга килә. Көн дә полигонда өйрәнүләр үтә. Беренче батальонның 1-4 ротасын аеруча нык өйрәтәләр. Украинада булып кайтканнар да килеп ярдәм итә. Ә Марат шул составта була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин взвод командиры урынбасары идем. Арчадан алты кеше булдык. Иске Масрадан Нәсим Габидуллин, Арчаның үзеннән Фәнис Ахунов, Айваннан Руслан Харисов, Алмаз Гәрәев, Курса ягыннан (авылын хәтерләп бетермим) Рамазан Мөхетдинов киттеләр, миңа калырга насыйп булды. Исән-сау очрашырга язсын иде, – ди Марат.

Ә калуын бер мизгел, бары тик бер мизгел хәл итә. 23 октябрь көнне җибәрергә дип чыгарып тезәләр, ике сәгать саубуллашырга бирәләр. Китәр алдыннан гына өч балалыларга стройдан чыгарга кушалар. 15 егет булалар. “Китәргә теләге булганнар кала ала”, – диделәр. Өч егет үз теләге белән кабат стройга басты. Бөтенесе автобуска юнәлде, безне бинага алып кереп киттеләр. Әйберләрне тапшырып, кичке 6нчы яртыда өйгә юл алдым. Ләйсән балалар белән шуңа кадәр көтте. Әни, абый, энекәш, хатын, балалар – бар да озатырга килгән иде. Соңгы минут барын да хәл итте. Әйтмәгән булсалар, китә идек. Шок булды бу, бик озак ышана алмадым. Үз урыныма эшкә чакырдылар, теләгән вакытта килегез, диделәр.  

– Өч кечкенә бала белән ялгызым, тол калсам, дигән курку хисе биләп алды мине. Балаларга кая китүен дөресен әйтмәгән идек. Алар әти кайчан кайта, дип бәгырьне телгәлиләр. Атна саен балаларны алам да әтиләре янына алып барам, – дип сүзгә кушылды шатлыгы ташып торган Ләйсән. – Кайтарулары турында белгәч, ышанмадым. Дөресме бу? Шатланырга да, еларга да белмим. Марат бергә кайтабыз, дигәч, “ура”, дидек. Шулай озатырга барып үзебез белән алып кайттык. Бу хәлне үз башына төшмәгән кеше аңлый алмый. Киткәннәрнең барысына да исән-сау кайтып, якыннары белән күрешергә язсын иде.

–  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Илшат Нуриевка, вакытлыча Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар вазыйфасын башкаручы Азат Вахитовка чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм, – диде Марат Бурханов.

Ләйсән шуңа өстәп авыр вакытында хәлен белеп, ярдәменнән ташламаган Яңасала, Каенсар авылы халкына, туганнарга, дусларга, күршеләргә дә рәхмәтен җиткерде.

Якыннары исән-сау әйләнеп кайтып, һәр гаиләгә шундый шатлыклы очрашу мизгелләрен кичерергә насыйп булсын иде. Амин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев