erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Без ул балаларны тәрбиягә алган идек...”

Аэропортта әтиләре ташлап киткән малайларның язмышы хәл ителә.

Әтиләре Мәскәүнең Шереметьево аэропортында ташлап киткән балаларны якшәмбе көнне өлкәннәр карамагында Хабаровск аэропортыннан Амурдагы Комсомольск шәһәренә алып китәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Балалар белән күңелсез хәл бер атна элек булган иде. Хабаровскидан килгән 41 яшьлек ир аэропортта биш һәм сигез яшьлек улларын калдырып китә. Әтиләре улларының рюкзагында туу турында таныклыкларын һәм аларны сыендыру үтенече белән язу калдырган. Ир финанс кыенлыклар аркасында балаларны вакытлыча карый алмавын, соңрак килеп алачагын язган.

Билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре балаларның башта әнисен тапкан. Хабаровск краенда Бала хокуклары буенча вәкил Виктория Трегубенко белдерүенчә, хатын ире белән берничә ел элек аерылышкан. Шул вакыттан бирле ул аның белән дә, уллары белән дә элемтәдә тормаган. Ә яңа иренә ул башта балалары барлыгын бөтенләй белдермәгән, уллары барлагы ачыклангач, “без малайларны приюттан тәрбиягә алган идек”, дип алдаган.
Әлеге вакытта балаларның әтиләренә карата җинаять эше кузгатылган. Хабаровск краеның халыкны социаль яклау министры Светлана Петухова әйтүенчә, балаларны бу атнада картәниләренә алып кайтачаклар.

Фото: Фото:360tv.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bez-ul-balalarni-t-rbiyag-algan-idek-102370/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X