erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Безнең Ленар – чемпион!

Ленар редакциягә бер кочак бүләк күтәреп килеп керде

Безгә бирү өчен, дип уйламагыз тагын, республика күләмендә 26 июльдә узган бәйгеләрдә яулап алган бүләкләре ул аның. Дәү кубок, чемпион тасмалары, Рәхмәт хатлары, медальгә кадәр бар.
Фотога төшкәндә дә үзенең кочагына гына сыймады, аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов ярдәмгә килде.

– Сигез яшьлек улыбыз Йосыфка медаль бигрәк тә ошады, аны атна буе тагып йөрде, – ди Ленар елмаеп.

– Киләчәктә үзе дә медальләр яулар әле, – дибез. –  Балалар безне уздырып та җибәрергә тиеш инде.

Андый әтисе булган малай югалмас. Әнә, әтисенә умарталар карарга да булыша икән. Ленар умартачы да бит әле... ”Умарталар 120 башка җиткән вакытлар да булды. Хәзер вакыт тар, баш саннары кимрәк, әмма җитәрлек”, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ленар Шакиров Курса Почмак авылында туган, шунда яши. Югары белемле ветеринар. Башта ветеринария табибы булып эшли, 26 ел стажы бар, соңгы 14 елда “Курса МТСы” ширкәтендә ясалма орлыкландыру технологы. Район бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңүче, 2021 елда республикада беренче урынны алды. Россия күләмендәге ярышта да катнашты, тик анда күбрәк сорауларга җавап биргән өчен балларын киметеп, җиңүчеләр арасына кертми калдырганнар. Ленарның моның өчен “реванш” алу мөмкинлеге бар, киләсе елда ул республика данын яклаячак. 

– Безнең район белгечләре белән дә көчле, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Моны республика күләмендәге бәйгеләр нәтиҗәләре дә раслый. Быел 27 июньдә Биектау районындагы “Элита” берләшмәсендә зоотехник-селекционерлар арасында алтынчы республика ярышы үткәрелде.  Анда безнең районның “Яңарыш” ширкәтеннән Рәмилә Вәлиуллина, “Кырлай”дан Юлия Пономарева, “Северный” ширкәтеннән Алсу Камалетдинова, “Пионер” ширкәтеннән Светлана Стройнова катнашты. Анда Алсу Камалетдинова беренче, Светлана Стройнова икенче урыннарны алдылар.

26 июльдә шунда ук ясалма орлыкландыру технолог-лары һәм УЗИ аппаратында эшләүчеләр ярышты. Анда “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Шакиров, Иске Иябаш авылыннан шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтүче Рүзәл Ибраһимов районыбыз данын якладылар. Ленар УЗИ аппаратында эшләүчеләр арасында беренче урынны яулады. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында абсолют чемпион исеменә лаек булды. Районыбыз өчен дә зур горурлык бу!
Ленар Шакиров 2021 елда республика күләмендә җиңү яулаган иде инде. Ә “Северный” ширкәтеннән Ләйсән Хәмитова зоотехник-селекционерлар арасында җиңүче булган иде. Ул хәзер авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында нәсел бүлегендә эшли.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев