erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөеклек – гадилектә

Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән яңа килгән газеталарны карап утырабыз. Беренче чиратта республиканың рәсми органы булган “Ватаным Татарстан“ны кулга алабыз. Анда беренче укыла торган якташ авторларыбыз бар. Рәшит Фәтхрахманов – шуларның берсе.

“Менә Рәшит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы уңаеннан уйланулар язган.  Бер сулыштан укып чыктым“, – дим. “Рәшит абый белән бер сөйләшеп утырасы килә әле“, – ди баш мөхәррир.

Шул мәлне ишек шакыдылар һәм аннан Хозер Ильястай балкып... Рәшит Фәтхрахманов килеп кермәсенме! Шаклар каттык, махсус оештырсаң да болай ук килеп чыкмас иде.

– Гомерең озын булыр, әле генә сине искә алып утыра идек, –  дибез.

– Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, яшибез әле! – диде Рәшит. – 31 октябрьдә миңа әле 60 яшь кенә тула.

Менә җае килде бит, без аны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз, киләчәктә дә газета  укучыларны шундый төпле, кызыклы, үтемле язмалары белән куандырсын.

Рәшит гаять тә тыйнак кеше. “Мин сезнең алда бик кечкенә кеше“, – димәкче була. Ә без аның язмаларын укып сокланабыз, нинди четерекле темаларны да гади генә итеп аңлата алу сәләте биргән аңа Аллаһы Тәгалә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәшит Фәтхрахманов районыбызның Ташкичү авылында туып-үсә. Озак еллар укытучы булып эшләде, шул ук вакытта  үзен иҗат өлкәсендә дә сыный башлады.  Тормышыбыздагы чатаклыкларны, икейөзлелекне, гаделсезлекне һәммәбез дә күрә, белә. Әмма  күпләр “күрмәгән, белмәгән, мең бәладән котылган“ дигән принцип белән шыпырт кына яши бирә. Рәшит андыйлардан түгел. Заманында иң зур тиражлы “Татарстан яшьләре“ газетасында Булат Хаков исеме белән басылган язмаларын көтеп алып укыйлар иде. Ул елларда Булат Хаковның кем булуын ачыкларга тырышучылар аз булмагандыр.

Рәшит тормышны, кешеләрне, аларның проблемаларын яхшы белә. Ул үзе дә авылда яши, сыер асрый, көтүгә чыга, кирәк икән печәнен дә чаба. Дини кеше, мәчеткә йөри, намаз укый. Аңа сәерсенеп караучылар да бардыр. Олы юл буеннан җәяү барганда участок инспекторының бәйләнүен кызык итеп язып та чыккан иде.

Бүгенге көндә якташыбыз республикабызның мөхтәрәм газетасы “Ватаным Татарстан“ның иң укыла торган, танылган журналисты. Аның иң четерекле тема – халыкара вакыйгаларга багышланган язмалары да бер сулыш белән укыла. Иң мөһиме – ул кешеләр күңелендә киләчәккә ышаныч тудырырга омтыла.

Рәшит ашыга иде: “Машинада көтеп торалар“, – ди. Шулай да берәр чынаяк чәй эчтек үзе белән. Йомышын үтәп, иҗат уңышлары теләп  озатып калдык.

Менә шулай, ай күрде, кояш алды дигәндәй, юкка да чыкты Рәшитебез. Ул булдымы, Хозер Ильясмы?“ – дип көлешеп алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев