erid:2VtzquqpS7d
Бүген Арчада гөр килеп ярминкә үткәрделәр
Арча яңалыклары

Бүген Арчада гөр килеп ярминкә үткәрделәр

Ярминкә — изге максат белән

Бүген Арчаның 10нчы балалар бакчасында балалар бакчасына ярдәм күрсәтү максатыннан ярминкә узды.

Чара балалар башкаруындагы җыр-биюләр белән башланып китте. Сабыйларның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Аннан соң көн дәвамында бакча ишегалдында музыка яңгырап, күңелле ярминкә гөрләде.

Ярминкәгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды. Сәүдә рәтләрендә өйдә әзерләнгән тәм-томнардан алып төрле кул эшләренә кадәр ниләр генә юк иде! Һәрберсе — әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең тырышлыгы, күңел җылысы белән әзерләнгән.Балаларның шат авазлары яңгырап торды

Бердәмлек, ярдәмләшү һәм күтәренке кәеф белән узган ярминкәдән һәркем канәгать калды. Ә иң мөһиме — чарадан җыелган акча балалар бакчасы ихтыяҗларына тотылачак.

10нчы балалар бакчасында әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм балаларның бердәмлеге тагын бер матур эштә чагылыш тапты.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев