Йөгерешләр Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.
Республикада 26 сентябрьдә “Татарстан кроссы – 2026” республика массакүләм ярышлары һәм “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгереш көне үткәрелә. Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин имзалаган.
Ярышларның максаты – массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга җәлеп итү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүне үстерү.
Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына ярышларны үз территорияләрендә оештыру, шулай ук катнашучылар өчен күмәк старт һәм мәдәни-күңел ачу программасы үткәрү тәкъдим ителгән.
Нет комментариев