erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Ясалма фәһем белән эшләү һәр хезмәткәр өчен мөһим

Республика Рәисе үзе дә яңа технологияләрне үзләштерүгә игътибар бирә. Ул ясалма фәһем мөмкинлекләре белән таныша, лекцияләр тыңлый һәм бу юнәлештә белемнәрен арттыра.

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең ясалма фәһем технологияләрен үзләштерүенә аерым игътибар бирелә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов студентлар белән очрашуда бу юнәлешнең бүгенге көндә аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, дөньяда ясалма фәһемне куллану киңәя бара, һәм Татарстан да заманча технологияләрдән нәтиҗәле файдаланырга омтыла. Республикада дәүләт хезмәткәрләре өчен махсус укыту программасы булдырылган. Аның кысаларында хезмәткәрләр ясалма фәһем мөмкинлекләрен эштә кулланырга өйрәнә.

«Мин моңа җитди карыйм, чөнки дөнья бу юнәлештә алга китте. Бездә тулы бер укыту программасы бар: без үзебезнең барлык хезмәткәрләребезне ясалма фәһем белән эшли белсеннәр өчен әлеге программа аша үткәрәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев