erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген иртәдән күңелсез хәбәр

Равил абый, урының оҗмах түрләрендә булсын.

Эшкә барышым иде. Каршыга район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина очрады. "Равил Габдрахманов вафат булган. "Зәңгәр чәчәк" җыры белән бөтен кешегә таныш.  Шунда барабыз", - диде ул. Әллә нишләп киттем. Кушлавыч клубында очрашуда булган идек. Каты авырудан соң авыррак йөргән Равил абыйны сәхнә үзгәртте дә куйды, дип уйладым шул чакта. Ул үзенең хитка әверелгән "Зәңгәр чәчәк" җырын башкарды, эшләгән елларын искә алды. Район бәйгесе барышында авылларга жюри составында йөрде, киңәшләрен, фикерләрен җиткерде. Бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Равил абый әле дә сәнгать белән янып йөри иде. Ветераннар белән театр коллективы оештырып, спектакль куярга иде исәбе.

Тик... язмыш... явыз үлем... Равил абый, урының оҗмах түрләрендә булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләсе, туганнарының олы кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре