erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чат башында машина көтеп торган бар

Бәлки, тукталышны каплавыч белән эшләп буладыр?

Беркөн Кенәр ягына барыш иде. Хәйран гына суытып җибәргән көн бу. Буранлап та тора. Кенәр борылышында тукталышта өч хатын-кыз басып тора. Туктатып утыртты шофер. Күренеп тора, туңганнар. "Сәгатьтән артык басып торабыз инде. Машинасы да юк. Җылыныр урыны да. Нигә җылы урын ясамыйлар икән?" - диде берсе. Икенчеләре аның сүзен җөпләделәр. Бераздан җылыга кергәч тындылар.

Чыннан да, башына төшкән кешегә бик кыен. Бөтен кешенең дә капка төбендә машинасы көтеп тормый. Үземнең дә чат башында машина көтеп торган бар. Кыр. Дүрт яктан үзәккә үтәрлек җил исә. Машина юк. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алар мичкә ягыла торган урын сорамыйлар. Бу турыда кайчан карама әллә никадәр кеше машина көтеп тора бит. Бәлки, тукталышны каплавыч белән эшләп буладыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анда остановка бар, ә бирәзәдән Әтнә якларына кайтырга басып торырга урын да юк, остановка турында сүздә юк , анда да кешеләр машина көтеп тора инде, суыкта, җилдә, яңгырда

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X