erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чын күңелдән ярдәм итәләр

Арчадан Руслан Әһлиев өлешчә мобилизацияләнеп, “Казан Экспо”да, Танк училищесында хәрби өйрәнүләр үтүче егетләр белән даими элемтәдә тора.

Руслан белән без күптәннән таныш. Аның хәйриячелек белән шөгыльләнүе, бик күпләргә ярдәм итүе турында да яхшы беләбез. Бу юлы да Руслан читтә кала алмаган, өлешчә мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм кулы сузуны оештырган.

Ул нәрсәдән гыйбарәт? Шуны ачыклау максатыннан аңа үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Руслан, сезнең халык фронты гомумроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте әгъзасы булуыгызны беләбез.

– Әйе, мин сигез ел инде халык фронты гомумроссия җәмәгатьчелек хәрәкәтендә волонтер һәм эксперт. Аның лидеры булып Россия Президенты Владимир Путин тора. Мин бу фронтка эләгүемә бик шатмын. Ике ел элек штаб әгъзасы итеп сайладылар. Иң кадерлесе – 2021 елда Президенттан Рәхмәт хаты белән медаль алу булды.

– Бу җәмәгатьчелек хәрә-кәте нәрсә белән шөгыльләнә? Нинди юнәлешләрдә эш алып барасыз?

– Төрле юнәлешне үз эченә ала ул. Экология, шәһәр чисталыгы, гражданнар хокукларын яклау. Минем өчен иң яратканы – хәйриячелек. Татарстанда һәм үземнең Арча районында күп балалы, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле һәм ятим балаларга ярдәм итү. Ике ел элек башланып китте ул. Коронавирус чоры иде. Мин үземнең машинамда шофер булып йөреп, олы яшьтәге кешеләргә булыштым, аларның өйләренә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары һәм  дарулар алып килеп бирдем. Казанда яшәүчеләр дә, арчалар да мөрәҗәгать итте. Берсен дә игътибарсыз һәм ярдәмсез калдырмадым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–Өлешчә мобилизация-ләнгәннәргә ярдәм итүгә сез беренчеләрдән булып алындыгыз.

 – Әйе. Мобилизация башланып киткәннән бирле Казандагы халык фронты кайнар линиясе эшли башлады. Күп кешеләр ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Арасында фирма хуҗалары, шәхси эшмәкәрләр дә бар. Алар безгә рациялар, бинокльләр алып бирделәр. Гади халык та читтә калмый. Безнең Казандагы офиска оекбашлар, перчаткалар, аяк киемнәре,  бозылмый торган азык-төлек, көнкүреш әйберләре китерделәр. Әбиләргә кадәр булышырга тырыша. Алар йон оекбашлар бәйләп тапшырдылар. Шулай ук мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итәсегез килмиме, дип үземнең дусларыма мөрәҗәгать иттем. Алар да бик теләп ярдәм кулы сузды. Минем мобилизациягә эләкккән егетләр арасында туганнарым да, дусларым да бар. Алла боерса, бар да яхшы булыр.

– Руслан, ә бу әйберләрне сез кая һәм кемнәргә тапшырасыз?

– Мобилизацияләнгән егетләр “Казан Экспо”да һәм Танк училищесында. Мин аларның күбесе белән элемтәдә торам. Исемлек биреп җибәрәләр дә, мин кирәкле әйберләрен алып кулларына тапшырам. Алар арасында бинокльләр, армия сәгатьләре, аяк киемнәре, компаслар, рацияләр дә бар. Бәлкем, аларны бирәләрдер дә, әмма мин сораган әйберләрен китердем, юк, димәдем.

– Арчадан да ярдәм күр-сәтүчеләр булдымы?

– Әлбәттә. Мөмкинлектән файдаланып “Арча элеваторы” җәмгыяте генераль директоры Ләйсән Әһлиуллинага, элеватор хезмәткәрләренә, “Металл” ширкәте җитәкчесе  Фәнис Гарәфиевка, шулай ук Арчада оешкан волонтерлар штабы әгъзаларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Арча волонтерлары мине үз командаларына чакырдылар, мин уйлап та тормыйча риза булдым. Аның составында Мәскәүдә яшәүче Гөлчәчәк һәм Чаллыдан Алия дә бар. Кайда гына яшәсәк тә, без – бер команда. Аларга да зур рәхмәтемне житкерәм. Үз эшләре, гаиләләре, балалары булуга карамастан,  чын күңелдән йөриләр, Казанга да чыгып чабалар, кибетләрдән әйберләр дә җыялар. Бу командадагы кызлар, егетләр – чын волонтерлар. Мобилизацияләнгән егетләр өчен әйберләр табу җиңел эш түгел. Әмма безнең командадагы егетләр һәм кызлар аларны әллә кайлардан табалар. Район башлыгы Илшат Нуриевка да рәхмәт. Хакимият территориясендә җылы гараж бүлеп бирде, нинди сорау белән барсак та кире бормый. Теләге булган һәр кеше бу гаражга әйберләр алып килә ала. Шулай ук минем 89625562525 номерына ачылган счетка (сбербанк, сбп кушылган) Аглиев Руслан Ахлиманович исеменә акча күчерергә була. Башка счет юк, шушы гына. Без сорап алмыйбыз, кем күпме сала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев