erid:2VtzquqpS7d
Фермерлар уздыра
Арча яңалыклары

Фермерлар уздыра

20 мартта районда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясау булды.

 

Башта Мөндеш авылында Хәлим Гариповның, Көтектә Дамир Шакирҗановның яңа төзелгән терлек торакларын карадык. “Казанка” хуҗалыгының Казанбаштагы фермаларында булдык.

Ике айга йомгак ясап, бурычлар куелды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов февральдә иң яхшы эшләүчеләргә бүләкләр тапшырды. Күчмә кубокка “Ашыт” хуҗалыгы лаек булды. Икенче урында “Северный”, өченче урында “Курса МТСы” ширкәтләре.


Нет комментариев