erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гел ашыйсы килү - җитди авырулар билгесе

Кирәгеннән артык ашау кебек психологик тайпылышны да күрсәтә ала.

 

 

Гел ашыйсы килү шикәр диабеты, гастрит, ашказаны җәрәхәтләре һәм башка куркыныч авырулар билгесе булырга мөмкин. Бу хакта дөрес туклану буенча белгеч, косметолог Лия Гавашели сөйләде, дип яза «Известия».

Белгеч әйтүенчә, ашаганнан соң да ашыйсы килсә яки андый теләк бөтенләй бетмәсә, бу хис шикәр диабеты, ашказаны проблемалары, гормональ фонның бозылуы кебек авырулар турында кисәтә ала.

Гавашели билгеләп үткәнчә, даими ашыйсы килүнең бер сәбәбе – лептин гормонының күләме бозылу, ул туклык хисе үзәгенә тәэсир итә. Ул пептид аксым, ул организмга ризык керүгә җавап буларак май тукымасы күзәнәкләрендә ясала, дигән белгеч Lenta.Ru басмасына биргән интервьюсында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу очракта күзәнәкләр гел «ач» булып кала, чөнки глюкоза рецепторның сизгерлеге бетү аркасында аның эченә үтеп керә алмый, ди Гавашели. II типтагы диабет белән авыручылар да шундый ук хәл белән очраша.

Шулай ук гел ашыйсы килеп тору ризыкка бәйле булу һәм кирәгеннән артык ашау кебек психологик тайпылышны да күрсәтә ала.

Гавашели билгеләп үткәнчә, беренче чиратта психологик факторның булмавын ачыкларга һәм проблеманың медицина аспектларын билгеләргә кирәк. Ул тикшеренүне табиб-терапевт, аннары тар белгечләр, мәсәлән, гастроэнтеролог, эндокринолог һәм башкалар белән башларга киңәш итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tabib-gel-asyisy-kilune-itdi-avyrular-bilgese-dip-atady-5859650

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре