«Яңа ел могҗизасын бергә тудырабыз» Арчаның икенче балалар бакчасында әти-әниләр белән осталык классы узды
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында гадәти булмаган әти-әниләр жыелышы – чыршы уенчыгы әзерләү буенча осталык дәресе узды.
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында гадәти булмаган әти-әниләр жыелышы – чыршы уенчыгы әзерләү буенча осталык дәресе узды. Бу кичтә балалар бакчасында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Яңа елдан һәркайсыбыз могҗиза көтә, Яңа ел – гаилә бәйрәме. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалар әниләре белән бергә Яңа елның могҗизалы тәэсиренә бирелеп, үзләренең гаилә чыршыларына яңа ел уенчыклары әзерләделәр. Өстәл артында уртак иҗади эш гөрләде, балалар йөзендәге шат елмаю, әниләренең балаларга биргән киңәшләре – болар барысы да осталык дәресенең һәркемнең дә күңеленә хуш килүен күрсәтте. Бу уенчыклар әле бик күп еллар чыршыны бизәп, балаларга бакчаны, дусларын, әлеге осталык дәресен искә төшереп торыр.
Рәмзия Камалова, Рәмзия Шәвәлиева,
Арчаның икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев