Яңа еллар имин булсын!
Бүген Хөкүмәт йортында Яңа ел бәйрәме чараларында иминлекне тәэмин итүгә багышланган киңәшмә узды .
Аны ТР премьер - министры Алексей Песошин үткәрде.
Киңәшмәдә видеоэлемтә аша район хакимияте бинасында районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары да катнашты.
Төп игътибар Яңа ел чаралары барышында иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелде. Тагын бер кат террорчылык белән көрәш чаралары һәм гражданнарны кисәтү турында сөйләшенде.
Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов бәйрәм вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарны тагын да арттырырга чакырды.
Хөрмәтле райондашлар, район хакимияте, районның хокук саклау органнары бу көннәрдә бигрәк тә уяу булырга чакыра .
Шикле әйберләр күрсәгез тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк . Төрле объектлар янәшәсендә пилотсыз очу аппаратлары куллану куркынычы бар , игътибарлы булыгыз, андый хәлгә очрасагыз яшеренергә тырышыгыз.
Социаль челтәрләр аша мошенниклардан килгән хәбәрләргә ышанмагыз, ялгыш адымнар ясый күрмәгез.
Гадәттән тыш хәлләр вакытытында элемтәгә чыгу өчен телефоннар:
01 - янгын сагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ,
02 - полиция,
8(84366) 3-10-02 - Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге дежур часте,
052 - криминаль мәгълүматның аноним бюросы,
03 - ашыгыч ярдәм ,
8(843) 231-45-55 - РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча дежур часте,
112 - коткару бердәм хезмәте (кәрәзле телефон аша ) .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев