Яңа Кенәр авыл җирлеге сугыш хәрәкәтләре ветераннары исеменнән МХО зонасына УАЗ машинасы китте
Бүген, 5 август көнне Яңа Кенәр җирлегеннән чираттагы ярдәм юлга кузгалды
Махсус хәрби операциянең беренче көнненән илебездәге вәзгыятькә битараф булмаучы Яңа Кенәр авыл җирлеге сугыш хәрәкәтләре ветераннары кабат егетләребез янына чыгып китте. Бу юлы исемле посылкалар һәм биш центнерга якын су белән бергә, УАЗ машинасын да илтә киттеләр.
Җирлектә гуманитар ярдәм җыюны башлап йөрүче ветеран әфганчы Рашат Салихҗанов сүзләренчә, әлеге машинаны аларга Ульяновскийда гомер итүче дуслары Юрий Казаков биргән.
"Күптән түгел әфганчы дустыбыз Юрийның туган көненә баргач, ярдәме тисә бу машинаны сезгә бирәм, дигәч, аны Украинага егетләргә илтергә карар кылдык. Ул аны безгә бушка бирде. Июльдә авылга алып кайтып, бу машинаны ремонтладык. Ремонт эшләрендә үз өлешләрен керткән һәркемгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Моның өчен халыктан акча җыелмады. Төп ярдәмне Ильяс Фазылҗанов кертте, аңа аеруча рәхмәтлебез. Әлеге УАЗ машинасы 371нче полкның 5нче рота егетләре һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге сугыш хәрәкәтләре ветераннары исеменнән тапшырылачак", - дип уртаклашты ул.
Ярдәм илтүчеләргә авыл Мәдәният йорты һәм авыл советы хезмәткәрләре озату чарасы оештырып, Яңа Кенәр халкы хәтер тактасы каршында аларга ихлас теләкләрен җиткерде. Феликс хәзрәт юл догасын укып хәер-фатыйхасын бирде, үзешчән артистлар җырларын башкарды.
Контракт белән хәрби хезмәткә җыюның рәсми сайтында хәрби хезмәткәрләргә билгеләнгән түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат бар. Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча кайнар элемтәнең контакт-үзәге телефоны – 117.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев