Яшәү яме хатын-кызда
Тамашачыларга рәхмәт.
"Яшәү тәме, яшәү яме, Синдә икән хатын-кыз" ...Нинди генә матур, назлы сүзләр әйтсәк тә җитми кебек... Барлык хатын - кызларыбызны күркәм бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүгенге матур бәйрәм тамашабызда, барлык теләкләребезне, күкрәкләребездән ургылып чыккан хисләребезне, моң, җыр,хисле шигыйрләребез, дәртле биюләребез белән халыкка җиткәрдек. Безгә, якын дусларыбыз,үзешчәннәребез дә бик теләп кушылдылар. Рәхмәт тамашачыларыбызга безнең белән бергә булганга, рәхмәт чыгыш ясаучыларыбызга. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер -беребезне якын күреп, хөрмәт итеп, тормыштан ләззәтләнеп яшик. Илләребез тыныч булсын.
Тәнзилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев