erid:2VtzquqpS7d
Ит белән кара җимеш салаты әзерләү ЫСУЛЫ
Арча яңалыклары

Ит белән кара җимеш салаты әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 300 гр тавык түше, 5 йомырка, 150 гр кара җимеш, 100 гр әстерхан чикләвеге, 100 гр сыр, майонез, тәменчә тоз кирәк.

Тавык түшен һәм йомыркасын пешерәбез дә суытырга куябыз. Йомырканың сарысын һәм агын аерып, һәрберсен вак угыч аша аерым чыгарабыз. Тавык итен һәм кара җимешне вак итеп турыйбыз. Чикләвекне изәбез яки вак угычтан чыгарабыз. Сырны эре угычтан уабыз. Салатны, майонез сылап барып, катламлап ясыйбыз: иң аска тавык ите – йомырка сарысы – кара җимеш – сыр – чикләвек – йомырка агы.

http://shahrikazan.ru/index.php/news/kish-tabyish/it-beln-kara-imesh-salaty-zerl-ysuly

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев