Кагыйдә бозучыларга административ җаваплылык каралган
Юлда сак булыйк.
17 апрельдән 23 апрельгә кадәр республикада “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үткәрелә. Юлда машина йөртүче дә, пассажирлары да куркынычсызлык каешы таккан булырга тиеш. Профилактик чара вакытында әлеге кагыйдәне бозучыларны ачыклау максатында рейдлар узачак. Шулай ук алар фотовидеофиксация комплекслары ярдәмендә автоматик режимда да барланачак. Юл хәрәкәтенең әлеге кагыйдәсен бозучыларга административ җаваплылык каралган. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен истән чыгармаска, юлда сак һәм ихтибарлы булырга кирәк”, – дип хәбәр итә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция капитаны Рөстәм Хәкимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев