erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда күлдә су коенганда 5 яшьлек малай үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар

Әти-әнисе һәм шаһитләр баланы аңына китерергә тырышып караган, әмма ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслый.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Казанның Зур Аккош күлендә кизү торган ОСВОД коткаручыларыннан балалар белән суда булган ике фаҗига турында хәбәр килә.

Беренче очракта 15 яшьлек малайны коткарганнар. Ул туп артыннан суга кереп киткән була, әмма бата башлый. Коткаручы бала янына йөзеп килә, аңа коткару жилеты кидертә һәм баланы ярга алып чыга.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызганыч, икенче баланы коткарып кала алмыйлар. Һәлак булган баланың әти-әнисе сөйләгәнчә, биш яшьлек малай 10 яшьлек абыйсы белән суда уйнаган. Бер мизгелдә малай күздән югала. Әти-әнисе шундук коткаручыларга мөрәҗәгать итә һәм баланы эзли башлыйлар. Баланы суда табалар, ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче аңына китерергә тырышып карыйлар, әмма урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый

https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-07-2020/kazanda-k-ld-su-koenganda-5-yashlek-malay-lg-n-15-yashlek-balany-kotkaryp-kalgannar-5756005

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X