erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үкчә ярылынуыннан ничек котылырга?

Көтеп алган җылы көннәр җитте. Матур күлмәкләр, ачык аяк киемнәре кия торган чак. Әгәр аякларыгыз җәйгә әзер булса, әлбәттә... Юк икән, сезгә гади глицерин ярдәмгә килер.

Яргаланган үкчәләрне тәртипкә китерер өчен аякларны түзәрлек кайнарлыктагы суда ярты сәгать тотарга кирәк. Аннан соң тигез микдарьдә глицерин һәм уксусны кушып (алма уксусы булса тагын да яхшырак), үкчәләргә сөртергә һәм тәүдә - капрон капчык, аннары җылы оек киеп куярга кирәк. Моны төнгелеккә эшләсәгез яхшы. Әмма андый мөмкинлегегез юк икән, һичъюгы берничә сәгать тотарга кирәк. Аннары пемза белән яхшылап ышкыгыз. Лезвие, кайчы кебек очлы әйберләр кулланырга киңәш ителми – зыян салуыгыз бар. Ышкып юганнан соң крем сөртегез.
Әлеге процедураны өч көн саен кабатласагыз, үкчәләрегез йомшак һәм матур булыр. Ә профилактик чара максатында аны ике атнага бер эшләргә киңәш ителә.
Глицерин һәм уксус сыекчасын суыткычта сакларга кирәк.

Фото:medpokupki.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/kch-yarilinuinnan-nichek-kotilirga-361414/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев