erid:2VtzquqpS7d
Хатынын атып үтергәч, үзенә кул салган
Арча яңалыклары

Хатынын атып үтергәч, үзенә кул салган

Исерек ир-ат ау мылтыгыннан элеккеге хатынын атып үтергән һәм үзенә кул салган.

Ленингорскида бер ир-ат хатынын атып үтергән, аннары үзенә кул салган. 6 августта шәһәр йортларының берсендә тикшерүчеләр көчләп үтерелгән билгеләре белән 69 яшьлек ир-ат һәм аның 54 яшьлек хатынын  табып алалар.
Ачыкланганча, аерылсалар да,  ир белән хатын бергә яшәүләрен дәвам иткән һәм еш кына ирнең салгаларга яратуы аркасында талаш килеп чыккан. Чираттагы гаугадан соң гаилә башлыгы ау мылтыгыннан хатынына аткан. Шуннан соң ир-ат үлем алды язуын язган һәм үз-үзен үтергән. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фото: http://pixabay.com/ru/
 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khatynyn-atyp-tergch-zen-kul-salgan


Нет комментариев