erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләсе елда төзеләчәк парклар һәм скверлар өчен тавыш бирү бара

Татарстан дәүләт порталында 31 майга кадәр башлап 2024 елда төзеләчәк парк һәм скверлар өчен тавыш бирү бара.

Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проектлар ел да тормышка ашырыла. 
Районыбызда әлеге проект кысаларында  шәһәребез үзәге, Коммуна һәм Зур урамнар инде төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын яхшырту буенча алдагы елларда да күләмле эшләр планлаштырыла.
Арча районында булдырырга тәкъдим ителгән парклар берничә. Шулар арасыннан иң үзенчәлеклесе, космонавтика тематикасына багышланганы – Яңа Кенәр авылында төзелергә планлаштырылган “Җиһангирлар паркы”.

Әлеге парк инде берничә ел дәвамында бәйгедә катнашып килсә дә, җитәрлек тавыш җыя алмый. Быел әлеге паркның алдынгы позициягә чыгачагына өмет зур. Чөнки аның бу юнәлеш буенча белгечләр төзегән ныклы проекты бар һәм аның тормышка ашырылачагына ышанучылар күп. 
“Җиһангирлар паркы” проектының барлыкка килүе, бу юнәлеш буенча алып барылган хезмәтләр турында авторларның берсе Хәлил Гайнетдинов белән әңгәмә уздырдык. 
– Хәлил Шәйхенурович, бу проектның булдырылу тарихы белән таныштырып китегезче?
– Аның тарихы кызыклы. Без 2006 елда “Космос нас зовет, Зихангиры!” исемле китап яза башлап, 2011 елда тәмамладык. 2013 елда ул нәшер ителде. Шушы китапта ук инде без үзебезнең Җиһангирлар оешмасы проектлары нигезендә агачлар утырту буенча эшне башлган идек. Шул елларда минем кызым Гөлсинә Гайнетдинова мәктәптә укыган чагында “Звездная эстафета” дигән Россиякүләм бәйгедә катнашты. Аны космонавтларны әзерли торган Гагарин исемендәге үзәк уздырды. Биредә без “Сады и леса Зихангиров” дигән проектыбыз белән бишенче урынны алдык. 2015 елда Татарстанда “Парклар һәм скверлар” елы игълан ителгәч, без “Җиһангирлар паркы” проектын булдырдык. Мин ул чорда Яңа Кенәр мәктәбендә эшли идем. Проект та әлеге авылдагы паркка туры китереп эшләнде. 
– Бу проектның эчтәлеге нинди?
– “Космик” парк схемасы Кояш системасы кебек эшләнгән. Уртада безнең Җиребез. Монда космоска юнәлеп торган ракета стеласы урнаштырылган. Ул кояш чыккач, кояш сәгате булып вакытны күрсәтеп торачак. Җир, ай, планеталар урнаштырылган. Алар бер-берсе белән җәяүлеләр йөрер өчен каралган юллар белән бәйләнгән. Әлеге юллар космик закон буенча спираль формасында эшләнгән. Аны икенче төрле “Золотое сечение” дип тә атыйлар. Кич белән барлык юллар да яктыртылачак, ә көндез ракета төгәл вакытны күрсәтә. Космик законнар нигезендә эшләнгән паркта ял һәм балалар өчен уен зонасы да булачак. 
– Ни өчен Яңа Кенәр авылын сайладыгыз?
– Кенәр – ул безнең районыбызның иң зур авылы. Элек ул район үзәге дә булып торган. Мәдәният йорты артында “Ленин бакчасы” буларак танылган мәйдан яңа парк өчен менә дигән урын. Авылның халкы да күп, тарихы да бай. Яңа Кенәргә мондый парк бик кирәк дип уйлыйм. 
– Район халкына нинди теләкләрегез бар?  
– Берничә ел дәвамында тавыш бирүләрдә катнашып килгән “Җиһангирлар паркы” быелгы елда иң күп тавыш җыйса иде дип телим. Авылларыбызда да илкүләм проектлар урын алса, районыбыз тагын да матураер һәм данлыклы булыр иде.   

Хөрмәтле райондашлар! Татарстан дәүләт порталында сез 31 майга кадәр түбәндә тәкъдим ителгән проектлар арасыннан үзегез теләгәнгә тавыш бирә аласыз: 
1. Казансу елгасы яр буе, 4нче чират, Арча шәһәре, Подгорная урамы
2. “Җиһангирлар паркы”, Яңа Кенәр авылы, Ленин урамы.
3. Бакый Урманче урамындагы бульвар, Арча шәһәре, Северный микрорайоны, Б.Урманче урамы.
4. Арчабашта парк зонасы, Түбән Мәтәскә авылы, Арчабаш урамы.
5. Габдулла Тукай скверы, 2нче чират, Арча шәһәре, Космонавтлар урамы.
6. Үз вариантыгыз.

Тавыш бирү тәртибе:

“Госуслуги РТ” – “Проекты для активных жителей” – “Участвуйте в опросе” – “Голосование за объекты благоустройства в Республике Татарстан на 2024 год” – “Пройти опрос”. Алга таба, үз логин һәм парольләрегезне кулланып керәсез һәм Арча районын сайлап, тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан берсенә тавыш бирәсез.

Әлеге http://https://uslugi.tatarstan.ru/ сылтама аша кереп тавыш бирә аласыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев