erid:2VtzquqpS7d
Контракт буенча эшкә урнаштыручы мобиль пунктлар эшли
Арча яңалыклары

Контракт буенча эшкә урнаштыручы мобиль пунктлар эшли

Контракт буенча хәрби хезмәткә алыну әле ул кайнар ноктага эләгү дигән сүз түгел.

Район мәшгульлек үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булды. Шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. Кызыксынучылар булды. Мобиль пунктта Арча һәм Әтнә районнары буенча армиягә чакырылучылар бүлеге җитәкчесе Елена Минемуллина ир-егетләргә  контракт шартларын аңлатты. “Контракт белән хәрби хезмәткә алыну әле ул кайнар ноктага эләгү дигән сүз түгел, – диде ул. – Сез армиянең төрле частенда хезмәт итәргә мөмкинсез”. Хезмәт ярминкәсенә Арчаның агросәнәгать һөнәр көллиятенең төзүчеләр әзерләүче филиалының чыгарылыш студентлары да килгән иде. Алар да контракт шартлары белән таныштылар. Мондый контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алучы мобиль пунктлар шәһәребезнең көнбатыш өлешендәге кибет янында, тимер юл вокзалында, “Җиңү” паркы, Арча үзәгендәге кибетләр янында эшли.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев