erid:2VtzquqpS7d
Коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Арча яңалыклары

Коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 3 үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда яшәүче 1955 елда туган хатын-кызны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән китергәннәр. Хатын-кызның хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарланган.

1963 елда туган хатын-кызны Казанның 7нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китергәннәр. Пациентның җитди хроник авырулары булган. Лаборатория тикшеренүләреннән соң аның коронавирус инфекциясеннән үлүе ачыкланган.

1953 елгы ир-ат Казанның 7нче клиник хастаханәсенә салына. Ике яклы пневмония барлыгы ачыклана. Шулай ук җитди хроник авырулары була. Аның коронавирус инфекциясеннән үлүе билгеле.

Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев