erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кытай ерак – хәтәрлеге янәшә.

Бөтен дөнья Кытайда килеп чыккан яңа төр үпкә ялкынсынуы турында шау итә. Бу чир каядыр еракта, Каф таулары артында кебек тоелса да, аның хәтәрлеге янәшәдә генә...

 

Чөнки кытайлар бөтен дөньяга таралган, шул исәптән Татарстанда да бар алар.  Казанда Кытайдан килгән йөзләгән студент укый, республикада уртак предприятиеләр хезмәттәшлек итә, Татарстаннан да Кытайда укучы студентлар һәм эшләүче якташларыбыз бар. Туристлар Кытайга ял итәргә, дәва алырга, диңгезендә су коенырга йөри.

– Арчадан да Кытайга ял итәргә баручылар бар, – дип сөйләде безгә туроператор Гөлназ Низаметдинова. – Гадәттә октябрьдән апрельгә кадәр кышкы чорда Хайнань утравына баралар. Дәва алып, ял итеп кайталар. Әмма 4 февральгә кадәр юлны яптылар. Әлегә туристлар Кытайга бара алмый.

Түбән Мәтәскә мәктәбе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаевның бертуган абыйсы Зөфәрнең гаиләсе белән Кытайда яшәгәнен белә идек.

– Ике ел була инде абый гаиләсе белән Кытайдан туган ягына кайтты, – дип сөйләде безгә Зөлфәт Миннефәрович. – Улы Гадел әлегә Кытайда калды. Ул Пекинда укый. Кытай телен яхшы белә. Гадел Пекинда тыныч, бик куркыныч түгел, ди. Урамга, кеше бик күп йөри торган урыннарга чыкмаска тырышалар. Маска кияләр.

Ә менә студент Луизаның каникул көннәре. Ул Арчада туган йортында ял итә.

– Эпидемия башланыр алдыннан кайтты, – дип сөйләде әнисе Ләйсән. – Февраль ахырына кадәр безнең янда булачак.

– Алайса күңелегез тыныч инде, – дим.

– Китәсе бар бит әле. Билет алынган. Юлны ачарлармы? Ничек булыр?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкованы тыңлыйк.

– Кытайдагы үпкә ялкынсынуының килеп чыгу сәбәбе – Коронавирус семьялыгына кергән вирус, – дип сөйләде Чулпан Равилевна. – Авыру билгеләре 14 көннән сизелә башлый. Һава-тамчы юлы белән күчә. Температура күтәрелә, кеше йөткерә башлый, йөткерү коры һәм аз гына какрык булырга мөмкин, күкрәк кысылу, тын бетү билгеләре күзәтелә. Билгеләре нәкъ салкын тиеп авыргандагы кебек. Әлегә Россиядә бу вирус белән авырган кеше юк.

– Нәрсә киңәш итәсез?

– Коронавируслы үпкә ялкынсынуы теркәлгән чит илләргә чыкмаска киңәш итәбез. Чит илләргә чыккан очракта җәнлек һәм диңгез ашамлыклары сатылган базарларга, зоопаркларга бармаска, төчкергән, йөткергән кешеләр белән аралашмаска, маскалар  кияргә кирәк. Шулай ук безнең илдә дә саклану сорала. Кулларны еш юарга, кеше күп урыннарга бармаска тырышырга. Әгәр дә инде чит илдә булгансың икән, авырту билгеләре сизелүгә табибка күренергә һәм чит илдә булганыңны әйтергә кирәк. Куркырга кирәкми, бу чир дәвага бирешә. Аптекаларда, үзәк хастаханәдә вируска каршы препаратлар, антибиотиклар җитәрлек. Яңа вирус булганга ул әлегә өйрәнелә. Гомумән, салкын тиеп авырый башлауга, вакытны сузмыйча табибка килергә кирәк. Һәр төр үпкә ялкынсынуы җитди дәвалауны сорый. Табибка соң мөрәҗәгать итүчеләр  арасында үлү очраклары бар.

Менә шулай, хөрмәтле газета укучылар, яңадан-яңа вируслар баш калкытып тора. Әле кайчан гына кош гриппы, дуңгыз гриппы дип шаулаганнар иде, инде менә коронавируслы үпкә ялкынсынуы... Сак булыйк!

Румия Надршина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X