Махсус хәрби операцияләргә чакырылучырга һәм контрактчыларга нинди түләүләр каралган?
Без бу сораулар белән Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
Хәрби комиссарның финанс-икътисад, социаль һәм пенсия эше буенча өлкән ярдәмчесе Миләүшә Гобәева:
– Махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның хезмәт хакы ай саен 195 мең сумнан башлана.
– Хәрби зонада яраланган, сәламәтлеге буенча һәр зыян күрүчегә госпиталь белешмәләре нигезендә 3 млн. сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Бу ярдәм мобилизациягә чакырылучыларга да, контракт белән хәрби хезмәт итүчеләргә дә кагыла.
– Сугыш кырында һәлак булган мобилизациягә чакырылган һәм контракт белән хәрби хезмәткә алынган сугышчының якыннарына мәҗбүри дәүләт иминиятләве белән бергә барысы 14млн 420 мең сум акча түләнә.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат администраторы Алинә Абдрахманова:
– Хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум түләнә. Быел 9 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр шушы 195 мең сумга тагын 105 мең сум акча өстәлә. Контрактчыларга ай саен бирелә торган хезмәт хакы 204мең сумнан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев