Медик-студентлар ел азагына кадәр өстәмә түләүләр алырга хокуклы
“Чыннан да эшли алган һәм эшенең нәтиҗәсе булган студентларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Мин 2020 ел азагына кадәр поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә эшкә урнашкан һәм авыруларга ярдәм итүче студентларга өстәмә түләүләр булдыруны тәкъдим итәм”, - диде Президент.
Аның сүзләренчә, медицина югары уку йортлары студентлары, ординаторлык һәм аспирантура бүлекләрендә укучыларга унар мең сум, медицина көллиятләрендә белем алучыларга җидешәр мең сум өстәмә түләнәчәк.
http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/putin-studentlarga-stm-unar-me-sum-akcha-vgd-itte
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев