Рафис Борһанов отставкага китте
Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте
Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министрлы вазифасыннан китте. Бу мәгълүматны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында расладылар.
«Рафис Борһанов отставкага китте», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Рафис Борһанов 2017 елның 4 декабреннән республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры булып эшли башлады. 2014-2017 елларда ул Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе булып эшләде. 2010-2014 елларда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын җитәкләде.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/17-09-2020/rafis-bor-anov-tatarstan-m-garif-m-f-n-ministry-vazifasynnan-kitte-5772107
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев