"Республика тарихында үзеңне тап" бәйгесендә җиңү яулаучыга "айфон" бирәләр
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе игълан ителде, аның җиңүчесе «айфон» белән бүләкләнәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмә җибәрергә кирәк.
Бәйгедә төрле илләрдә яшәүче 6 яшьтән өлкәнрәк булган һәм Татарстан тарихын яраткан һәркем катнаша ала.
Гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев