erid:2VtzquqpS7d
Россиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак
Арча яңалыклары

Россиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак

Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар.

Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтияровага сылтама белән хәбәр итә. 

Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.

"Шундый ук карарны төбәкләр дә кабул итәр дип планлаштырыла", — дип белдерде Мөхтиярова.  

Татар-информ


Нет комментариев