Сагындыра моңлы җырлавың...
Мин Мәрьям апа башкаруында татар халкының моңлы җыры “Казан сөлгесе”н бигрәк тә яратып тыңлый идем” , – дип сагынып искә ала.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугыш һәм хезмәт ветераны, озак еллар Күпербаш авыл Советы секретаре һәм Арчага күчкәч районның ЗАГС бүлеген җитәкләгән Мәрьям апа Сафина–Нуруллина турында материаллар, аңа язылган хатлар, ул башкарган җырларның язмалары саклана.
Сафина Мәрьям Сафа кызы 1925 елның 10 февралендә Күпербаш авылында туа. Күпербаш башлангыч, Казанбаш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Ул 1941 елның августыннан 1943 елның июненә кадәр туган авылында кибетче булып эшли. 1943 елны армия сафына алына. Халык комиссариатының эчке эшләр бүлеге солдатлары буларак ике айлык хәзерлек курсы үткәч, аларны Урал якларына җибәрәләр. Каменск-Уралск, Свердловск шәһәрләрендә хезмәт иткәннән соң Чиләбе шәһәрендәге корал җитештерү заводын сакларга куялар. Шулай итеп, 18 яшьлек кызлар фронтка алынган ир-егетләрне алыштыра, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертә. Мәрьям Сафина 1945 елның сентябрь аена кадәр шунда намуслы хезмәт итә, бергә булган иптәшләрен һәм завод эшчеләрен моңлы җырлары белән куандырырга да өлгерә.
1947 елның 13 декабрендә республика газеталарының берсендә Татарстанда авыл үзешчәннәре смотрының йомгаклау концерты турында мәкалә басылган. Анда 34 районнан, шул исәптән Әтнә, Арча, Әгерҗе һ.б. районнарның үзешчәннәре активлыгы уңай бәяләнә. Аерым җырчылардан өчесе аеруча билгеләп үтелә, аның берсе Күпербаш авыл Советы секретаре Сафина Мәрьям була.
Сугыштан соңга катлаулы чор булуга карамастан, ул елларда да үзешчәннәргә игътибар бик зур була. Якташыбыз Мәрьям Сафинаның “Саҗидә” җыры язылган пластинкасы чыгарыла, татар телендәге тәүге пластинкаларның берсе була бу. Мәрьям апа бу турыда үзе белми дә кала, әзер булгач аңа алып кайтып кына бирәләр. Пластинканың бер ягында “Апрель” грампластинкалар заводы, татар халык җыры “Саҗидә”, Арча районы Ворошилов исемендәге колхозыннан Мәрьям Сафинаның, ә икенче ягында Күгеш мәктәбе укытучысы Харисованың җыры язылган була. Бу пластинка бөтен СССРга тарала. Мәрьям апа башкаруындагы бу җырны тыңлаучылар аңа бик күп хатлар язалар. Берничә хатны кыскартып сезгә дә тәкъдим итәбез:
“Сәлам сезгә Пермь шәһәреннән! Иптәш Сафина!
Без Сезгә үзебезнең ялкынлы кайнар сәламнәребезне Сезнең якка искән җилләр аша тапшырып калабыз. Мәрьям, без Сезгә бик зур рәхмәтләр әйтәбез һәм озын яхшы тормыш теләп калабыз. Менә мин күптән түгел Казанда булдым һәм магазиннан Сезгә аталып чыккан “Саҗидә” пластинкасын алып кайттым. Бик ошады... Мөмкин булса, рөхсәт итегез сезне тәбрик итәргә, киләчәктә тагын матур җырлар җырлавыгызны теләп калабыз. Без Сезнең җырларны бик шатланып тыңлыйбыз, бик ошый безгә. Без Казан радиосына хатлар яздык, Сезнең җырларыгызны сорап, бик ишетәсебез килә, бик шатланып тыңларга телибез. Без Казаннан җавап ала алмадык. Сәлам белән сездән җавап көтеп Г.Исламов һәм Н.Вәлиев, 24 январь, 1959 ел.”
Томск шәһәреннән килгән хатта: “Исәнмесез Мәрьям! Сезгә кайнар солдат сәламнәребезне җибәреп, сезнең алдагы эш дәверегездә зур уңышларга ирешүегезне теләп калучы, сезнең өчен таныш булмаган Ядъкәр Исхаков дип укырсыз. Мәрьям, мин үземнең кемлегемне аңлатканчыга кадәр сездән гафу үтенергә тиешмен, сезнең өчен көтелмәгән хатым белән борчуым өчен. Бәлкем бу хат сезнең өчен иң кадерле минутларыгызны алыр. Укыганнан соң, сез туган илен саклаган солдатның күңелен аңларсыз, ни сәбәптән сезгә хат язуын”, – дип башлаган һәм “Саҗидә” җырын тыңлагач туган хисләре турында фикерләре белән уртаклашкан.
“Сәлам Урта Азиядән!
Исәнмесез, безнең өчен патефон пластинкасы аша гына таныш булган Мәрьям! Мин кибеттән “Саҗидә” дигән пластинканы алдым. Ай, дускаем, бигрәк тә матур җырлыйсыз, көнгә өчәр мәртәбә җырлатабыз. Шундый моңлы җырлыйсыз, нинди бәхетле сез, бөтен илләргә таралган җырларыгыз өчен рәхмәт сезгә”, – дип язган Фәния.
Буа районыннан китеп Кемерево өлкәсенең Сталинск шәһәрендә шахтада эшләүче Фәһим Мингалиев: “Исәнмесез, иптәш Мәрьям Сафина. Без бер группа егетләр сезнең пластинкада чыккан “Саҗидә” исемле җырыгызны бик яратып тыңлыйбыз һәм дә сезнең яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз, тагын да шулай сезнең җырларыгызны тыңлысыйбыз килә. 31 май, 1960 ел.”
Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Сахалиннан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәсеннән, Мәскәү, Фрунзе һәм башка шәһәрләрдән, билгеле инде, Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан Мәрьям апа Сафинага бик күп хатлар килә, алар музеебызда кадерләп саклана. Аларның кайберләрендә егетләр танышу турында да сүз алып баралар. Ләкин инде ул вакытта Мәрьям апа авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуруллин белән гаилә корган була, икесе дә сугыштан кайткан яшьләр, тыныч көннәрнең кадерен белеп матур гомер итәләр. Арчага килеп яши башлагач Мәрьям апа ЗАГС бүлегендә эшли, ә Мидхәт абый заготконтораның склад мөдире була.
ЗАГС бүлегендә Мәрьям апа Сафина белән бергә эшләгән Әлфия Гарифҗан кызы Вәлиева: “Мин ЗАГС бүлегенә 1965 елның декабрь аенда эшкә килдем һәм Мәрьям апа 1981 елда лаеклы ялга киткәнче бергә эшләдек. Ул мине бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтте, иң әһәмиятлесе килгән кешеләр белән ягымлы булырга, аларны игътибар белән тыңларга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәклеген төшендерде. Ул үзенең сугыш чорында күргәннәрен, төрле конкурсларда катнашуларын искә төшереп сөйли иде. Мәрьям Сафина 1943 елдан 1945 елның сентябренә кадәр хәрби хезмәттә була. Чиләбе шәһәрендә хезмәт иткәндә дә аңа күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килгән, аның моңлы тавышы һәркемдә җиңүгә ышаныч уяткан. Мәрьям апаның җырлау осталыгын күреп аңа Казанда калырга тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул бу чакыруны кабул итмәгән. Төрле очрашуларда, кичәләрдә җырлаганын тыңлап без Мәрьям апа белән горурлана идек. Аларның гаиләләре дә үрнәк булды, Мидхәт абый белән бик матур гомер иттеләр. Эштән киткәч тә ул безнең белән аралашып, киңәшләрен биреп, уңышларыбыз өчен сөенеп яшәде. Мин Мәрьям апа башкаруында татар халкының моңлы җыры “Казан сөлгесе”н бигрәк тә яратып тыңлый идем” , – дип сагынып искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев