erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сак хезмәтенә – 70 ел!

“Росгвардия“нең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре хезмәткәрләре 2022 елның 29 октябрендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

70 ел элек нәкъ менә шул көнне, СССР Министрлар Советы карары нигезендә, вак милек объектларын тыштан саклау бурычы йөкләнгән махсус бүлекчәләр төзелә. Безнең төбәктә яңа бүлекчәнең тарихы ТАССР Эчке эшләр министрлыгы каршында зур булмаган бүлекчәдән башлана, ул чорда нинди дә булса сигнал системасы турында сүз дә була алмый әле. Соңрак кайбер саклана торган объектларда гади генә техник сак чаралары барлыкка килә. Еллар үтү белән ведомство тулысынча яңартыла һәм компьютер комплекслары базасында заманча сак чаралары белән җиһазландырыла.

2016 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән ведомстводан тыш сак Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелде.

Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында әлеге хезмәт бүлекчәләре уңышлы эшли. Бүген алар алдында элеккегә караганда күпкә җитди бурычлар тора. Алар дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм халык күп җыела торган урыннарның террорга каршы сакланышын тәэмин итәләр, килешү буенча физик юридик затларның милеген саклыйлар һ.б.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасында ведомстводан тыш сак хезмәте халык һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре арасында ышаныч казанды.

Арча районы буенча ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Фәйзрахманов барлык хезмәткәрләрне, шулай ук пенсионерларны, бүлек ветераннарын юбилей белән тәбрик итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев