erid:2VtzquqpS7d
Тагын 96 кеше коронавирус йоктырган
Арча яңалыклары

Тагын 96 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала булуы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

 Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында ачыкланган, алар 30 кеше. 50дән 60 яшькә кадәргеләр 20 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге 19 авыручы теркәлгән. Шулай ук балигъ булмаган ике бала коронавирус йоктырган.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 56 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы алда бара — 11 очрак, Балык Бистәсе районында  инфекцияле алты кеше теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 14 637 кеше авырды. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 37се — узган тәүлектә.  

: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-01-2021/tatarstanda-tagyn-96-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5799158

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев