erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Президенты «Идел киңлекләре» тыюлыгында хокук бозуларны тыярга күрсәтмә бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына «Идел киңлекләре» яңа тыюлыгында билгеләнгән режимның үтәлешен катгый күзәтеп барырга кушты. Ул бу турыда традицион республика киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без зур эш башладык. Бу участокта „эшләргә“ теләүчеләр күп булачак. Шуңа күрә бернинди төзелеш булмасын өчен барлык табигатьне саклау структураларына, хокук саклаучыларга катгый күзәтеп торырга кирәк», — диде Президент.

«Идел киңлекләре» Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары территориясенең бер өлешен үз эченә ала.

«Идел киңлекләре» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгын Куйбышев сусаклагычы акваториясе территориясен төзү турындагы карарны Татарстан Президенты кабул итте.

Тыюлыкның мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарының бер өлешен үз эченә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев