Татарстанда «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы старт алды
Профилактик чара 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы старт алды
📌 2025 елның 11 ае эчендә республикада 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган, 457се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
🚔🔹 Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре белән берлектә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрәчәк. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак.
🚦 Әлеге чараларны үткәрүдә ЮИД әгъзалары, педагоглар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәм күрсәтәчәк. Белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр уздырылачак. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да үткәреләчәк.
🗓️ Профилактик чара 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев