Татарстанда МХО катнашучылар ярты ел эчендә 500 млн сум дәүләт ярдәме алган
2026 елның алты ае йомгаклары буенча, Татарстанда эшмәкәрләр – махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәт итүче предприятиеләргә эшмәкәрлекне үстерү ярдәме программалары буенча 500 млн сум чамасы акча юнәлдерелгән.
«МХОга ярдәм» махсус микрофинанс продукты буенча ярты ел эчендә 60тан артык гариза бирүче 280 млн сумнан күбрәк акча алган. Тагын 175 млн сум микрозаймнар буенча йөкләмә (гарантия) рәвешендә бирелгән. «МХОга лизинг ярдәме» программасы буенча эшмәкәрләр яңа җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алу яки яңарту өчен 40 млн сум чамасы акча җәлеп иткән.
ТР Икътисад министрлыгы ведомство карамагындагы оешмалар белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә бизнес ачуда һәм үстерүдә ярдәм итү өчен чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Микрофинанс ярдәме «МХОга ярдәм» продукты буенча елга 1% тан башлап ставка белән 3 елга кадәр вакыт аралыгына 5 млн сумга кадәр бирелә.
Быел лизинг продуктлары буенча лимитлар ике тапкыр арттырылган, шул исәптән «МХО катнашучыларына лизинг ярдәме» буенча да – максималь сумма 20 млн сумнан 40 млн сумга кадәр күтәрелгән, ставкасы – елга 5% тан. Шулай ук финанс булмаган чаралар да эшли: консультацияләр, бизнес башлауга ярдәм, бизнес-планнар эшләү. «МХО эше» программасы буенча укыту дәвам итә, аны 300гә якын ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары узган; күпләре үз проектларын эшләтеп җибәргән инде.
Бизнеска ярдәм чаралары турында ТР Икътисад министрлыгы сайтында һәм бердәм контакт-үзәк телефоны буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев