13 сентябрьдә төнлә һәм иртән һава шартлары начарланырга мөмкин
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстанда томан һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.
Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында нуль градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.
Нет комментариев