erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Укучылар һәм укытучылар өчен социаль челтәр барлыкка киләчәк

Россия Мәгърифәт министрлыгы укучылар һәм укытучыларга аралашу өчен социаль платформа булдырырга планлаштыра.

Ул видеоконференцияләрне, дәресләрне онлайн күрсәтү, мәктәпләр, сыйныфлар өчен махсус “пабликлар” булдыру, укучы һәм укытучыларга шәхси битләрен алып бару мөмкинлеге тудырачак.

Цифрлы трансформация һәм мәгълүматлар департаменты директоры урынбасары Дмитрий Метелкин әйтүенчә, укучыларның цифрлы биографиясе булдырылачак һәм казанышлары шунда чагылачак.

https://vatantat.ru/2020/11/40153/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев